Тычкан бизгәге белән авыручылар яз һәм көз айларында арта. 🐭 Төп чыганагы тычкан булган бөер синдромлы геморрагик бизгәк кискен йогышлы авыру. Инфекциянең. Ничек йога? - һава аша: кимерүчеләрнең нәҗесләре булган тузанны сулаганда чирне кузгатучы инфекция һава белән тын юлларына эләгә. - Авыз куышлыгы аша: тычкан кимергән яки өстеннән йөргән ризыкны кулланганда чирне кузгатучы вируслар организмга авыз куышлыгы аша үтеп керә. - контакт юлы белән: җәрәхәтле кул белән тычкан пычраткан печән-салам яки чүпләрне тотканда да тычкан бизгәген йоктыру ихтимал. Өйдә, бакчада гына түгел, эш урынында да тычканнарга каршы “көрәш” алып бару таләп ителә. Алар хакында өстәге карточка.⬆ ❗Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз!